Соңлап тотылган җавап
Рәйдә суд утырышы залыннан чыгып, кәрәзле телефонын кабызып куюга, бер-бер артлы “СМС” хатлар килә башлады. Ул аларга күнегеп беткән инде. Адвокат булып эшләгәч, “икмәгең” шул. Машинасына утыргач, шылтыратуларны барлады да, иң беренче булып әнисенең номерын җыйды: – Әни, шылтыраткан булгансың икән, берәр йомышың бар идеме? – Балакай, йомыш дип инде... Бу ялга кайтасызмы?
Әле кичә генә авылдан килдек, нәрсә булган булган әнигә, дип уйлап куйды Рәйдә.